tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск-Сембер татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган яна уникаль китап укучыларга тәкъдим ителде
Ульяновск-Сембер татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган яна уникаль китап укучыларга тәкъдим ителде

Ульяновск-Сембер татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган яна уникаль китап укучыларга тәкъдим ителде

Ульяновск өлкәсенең 170 еллык тарихы булган фәнни китапханәсендә ll Халыкара тарихчылар һәм публицистларның Форумы узды. Аның кысаларында ТАССРның 100 еллыгына багышлап, Татарстаннын Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты Ульяновск-Сембер татарларының милли-мәдәни мирасына багышланган яна уникаль китапны укучыларга тәкъдим итте.

Әлеге басма чын мәгънәсендә уникаль. Анда татарлар күпләп яши торган 7 районында җыелган йөзләрчә язма кертелгән. Анда шулай ук бәет, мөнәҗәт, борынгы җырлар да урын алган, аларның ноталары да куелган. Институт берничә дистә китапны өлкәнең татар автономиясенә дә бүләк итте. Автономия җитәкчелеге белдергәнчә, үз чиратында бу китаплар өлкәнең татар авылларындагы мәктәпләренә һәм китапханәләренә таратылачак.

Рамис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*