17-18 июньдә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре милләттәшләрне Бөтенроссия Сабантуй бәйрәменә чакыра. «Җиңү» ял паркында һәм шәһәр ипподромында узачак бәйрәмдә илебезнең 65 төбәгеннән 500дән артык кунак катнашачак.
Сабантуй программасы:
17 июнь
- 14.00 – 16.00 Ат чабышлары. Ипподром
- 15.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы осталары күргәзмәсе. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
- 18.00 – 19.30 Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
- 19.30 – 20.30 Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү.
18 июнь
Сабантуй мәйданы 10.00 сәгатьтә эшли башлый.
- 10.00 – 13.00 «Балалар мәйданы». Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы балалар коллективлары концерт-уен программасы. «Тукай шигырьләре минем күңелемдә» рәсем бәйгесенә йомгак ясау.
- 10.00 – 13.00 «Без – СССРдан» мәйданчыгы. Сәнгать номерлары, Ульяновск иҗат коллективлары Совет композиторларының татар телендәге җырларын башкара, Россия төбәкләреннән төрле коллективлар чыгыш ясый.
- 10.00-16.00 «Кунак мәйданы». Түбән Камадан килгән йорт хуҗалыклары эшчәнлеге.
- 10.00 – 16.00 «Әдәби Сабантуй». Татарстан китап нәшрияты һәм Ульяновскида татар телендә иҗат итүче авторларның китап күргәзмәсе, сату ноктасы.
- 12.00 – 12.40 Төп сәхнә. Ульяновск шәһәре иҗат коллективлары чыгышы.
- 12.40 – 13.00 Сабантуйның рәсми ачылышы. «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшыру.
- 13.00 – 15.30 «Уйна, гармун» әдәби-музыкаль программасы. Ульяновск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән килгән шагыйрьләр, профессиональ һәм үзешчән коллективлар, гармунчы, такмакчылар чыгышы.
- 13.00 – 14.00 Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
- 13.00 – 15.30 «Яшьләр мәйданы». Ульяновск, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән милли коллективлар, солистлар чыгышы, концерт программасы.
- 14.00 – 15.00 «Волга» («Идел») дәүләт ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
- 15.00 – 16.00 Түбән Кама шәһәре иҗат коллективлары концерт программасы. Төп сәхнә.
- 16.00 – 16.30 Көрәш җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Төп сәхнә.