tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия Сабан туе программасы билгеле
Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия Сабан туе программасы билгеле

Ульяновск шәһәрендә Бөтенроссия Сабан туе программасы билгеле

17-18 июньдә Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтләре милләттәшләрне Бөтенроссия Сабантуй бәйрәменә чакыра. «Җиңү» ял паркында һәм шәһәр ипподромында узачак бәйрәмдә илебезнең 65 төбәгеннән 500дән артык кунак катнашачак.

Сабантуй программасы:

17 июнь

  • 14.00 – 16.00 Ат чабышлары. Ипподром
  • 15.00 сәгатьтән Татарстан Республикасы осталары күргәзмәсе. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
  • 18.00 – 19.30 Татарстан Республикасы һәм Ульяновск өлкәсе сәнгать осталары концерты. «Губернатор» Халыклар дуслыгы йорты.
  • 19.30 – 20.30 Татарстан Республикасы Президенты исеменнән тантаналы кабул итү.

18 июнь

Сабантуй мәйданы 10.00 сәгатьтә эшли башлый.

  • 10.00 – 13.00 «Балалар мәйданы». Ульяновск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы балалар коллективлары концерт-уен программасы. «Тукай шигырьләре минем күңелемдә» рәсем бәйгесенә йомгак ясау.
  • 10.00 – 13.00 «Без – СССРдан» мәйданчыгы. Сәнгать номерлары, Ульяновск иҗат коллективлары Совет композиторларының татар телендәге җырларын башкара, Россия төбәкләреннән төрле коллективлар чыгыш ясый.
  • 10.00-16.00 «Кунак мәйданы». Түбән Камадан килгән йорт хуҗалыклары эшчәнлеге.
  • 10.00 – 16.00 «Әдәби Сабантуй». Татарстан китап нәшрияты һәм Ульяновскида татар телендә иҗат итүче авторларның китап күргәзмәсе, сату ноктасы.
  • 12.00 – 12.40 Төп сәхнә. Ульяновск шәһәре иҗат коллективлары чыгышы.
  • 12.40 – 13.00 Сабантуйның рәсми ачылышы. «Тулпар ат» Федераль Сабан туе символын тапшыру.
  • 13.00 – 15.30 «Уйна, гармун» әдәби-музыкаль программасы. Ульяновск өлкәсе һәм Россия төбәкләреннән килгән шагыйрьләр, профессиональ һәм үзешчән коллективлар, гармунчы, такмакчылар чыгышы.
  • 13.00 – 14.00 Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 13.00 – 15.30 «Яшьләр мәйданы». Ульяновск, Татарстан һәм Россия төбәкләреннән килгән милли коллективлар, солистлар чыгышы, концерт программасы.
  • 14.00 – 15.00 «Волга» («Идел») дәүләт ансамбле концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 15.00 – 16.00 Түбән Кама шәһәре иҗат коллективлары концерт программасы. Төп сәхнә.
  • 16.00 – 16.30 Көрәш җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы. Төп сәхнә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*