tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Татмедиа» медиамәктәбе район редакцияләре өчен Тәтештә укулар үткәрә
«Татмедиа» медиамәктәбе район редакцияләре өчен Тәтештә укулар үткәрә

«Татмедиа» медиамәктәбе район редакцияләре өчен Тәтештә укулар үткәрә

“Татмедиа” медиамәктәбе Тәтештә журналистлар, веб-редактор һәм СММ белгечләр өчен укулар үткәрә.

“Укулар Лениногорск, Кукмарада узган иде, өченче этапны уздыру урыны итеп Тәтешне сайладык. Укулар вакытында район җитәкчесе белән очрашу традициягә әйләнде. Бүген дә Рәмис Хатыйп улы (авт. Сафиуллов – Тәтеш районы башлыгы) журналистларның сорауларына җавап бирде”, – дип сөйләде “Татмедиа” медиамәктәбе җитәкчесе Александр Третьяков.

Аның сүзләренчә, укуларның максаты – видео белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү. Ике көн дәвамында төрле редакция хезмәткәрләре үзара аралашачак, команда белән эшләргә өйрәнәчәк.

Укуларга Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Лаеш, Буа, Алексеевск, Яшел Үзән, Алабуга һәм башка районнардан утыздан артык белгеч җыелган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*