tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аксубай Сабан туенда ат чабышында җиңүчеләрне билгеләделәр
Аксубай Сабан туенда ат чабышында җиңүчеләрне билгеләделәр

Аксубай Сабан туенда ат чабышында җиңүчеләрне билгеләделәр

Аксубай Сабан туенда ат чабышлары узды. Йөгерешләрдә «Актай» агрофирмасы атлары иң яхшысы дип табылды.

«Актай» агрофирмасы, Иске Ибрай фермеры Җәүдәт Ярмөхәммәтов юртаклары, шулай ук Чистай дәүләт ат абзарында тәрбияләнүче атлар үз чиратын көтте. Дүрт узышта 2, 3, 4 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк атлар, икесендә ярым токымлы һәм җирле токымдагы атлар катнашты. Алар җитезлек һәм идарә итү осталыгын күрсәтте.

Ат чабышлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәфис Мингатинның Вымпел кушаматлы аты җиңү яулады. Икенче урынны Рифат Гафиятуллинның Бавария кушаматлы аты алды. Ринас Закиров һәм Марсель Миндубаевның Виспа һәм Фиара кушаматлы атлары икенче урынны яулады. Ринат Камаев һәм Александр Камышовның Фиталогия һәм Дочка кушаматлы атлары финишка өченче булып килде.

Юртаклар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне «Актай» агрофирмасы атлары күрсәтте. Алар мөмкин булган унике урыннан ун призлы урын алды. Илнур Ярмөхәммәтов идарә иткән Җәүдәт Ярмөхәммәтовның Александрия кушаматлы рус юртагы икенче урынны яулады. Хәлил Латыйпов идарә иткән Альтуист кушаматлы айгыр (финишка өченче булып килде.

aksubayevo.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*