tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Мәңге онытылмас моңнар” дип аталган фестиваль-конкурс узды
Ульяновск шәһәрендә “Мәңге онытылмас моңнар” дип аталган фестиваль-конкурс узды

Ульяновск шәһәрендә “Мәңге онытылмас моңнар” дип аталган фестиваль-конкурс узды

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә өлкәбез районнары сәнгать осталары hәм фольклор коллективларының “Мәңге онытылмас моңнар” дип аталган фестиваль-конкурсы үткәрелде. Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылы клубының “Ак әбиләр” фольклор группасы да бу чарада катнашмыйча кала алмады.

“Беренче номинациядә без татар халкының “Рамай” җырын башкардык hәм беренче урынны алдык. Икенче номинациядә халкыбызның “Орчык” йоласын күрсәттек. Жюри әгъзалары безгә икенче урынны билгеләде. Өченче номинациядә группабызның җитәкчесе Зария апа Закирова “Ак әбиләр” дигән мөнәҗәтне әйтте. Ә группабызның оста гармунчысы Сәгыйть абый Кәлимуллов “Өнсә авылы көе”н башкарды hәм диплом белән бүләкләнде. Без бик тә канәгать булып, дипломнарыбызны, бүләкләребезне кочаклап, Аллаhыга шөкер кылып, өйләребезгә кайтып киттек, диләр Ак әбиләребез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*