tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумында катнаша
Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумында катнаша

Васил Шәйхразыев XVIII Халыкара мөселман форумында катнаша

8-9 декабрьдә Мәскәүдә XVIII Халыкара мөселман форумы уза. Әлеге чараның пленар утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнаша.

Форум Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында уза. Ул “Халыкара мөселман форумы» халыкара иҗтимагый оешмасы һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән оештырыла.

“Гаделлек һәм уртачалык:дөнья низамының илаһи принциплары” дигән исем астында узучы XVIII Халыкара мөселман форумының пленар утырышында Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Төркиянең Дин эшләре министры Али Эрбаш, Кавказ мөселманнары идарәсе башлыгы,тарих фәннәре докторы,профессор Аллаһшөкүр Пашазадә һ.б. чыгыш ясады.

Чара кысаларында нәшриятның 15 еллыгы хөрмәтенә «Мәдинә» ИД китапларын һәм проектларын тәкъдим итү һәм  “Ислам Бакчалары. Гасырлар аша иман нуры” күргәзмәсен ачу тантасы узачак.

Форумда дин әһелләре, академия җәмәгатьчелеге вәкилләре, дөньяның 30 иленнән, шул исәптән Азәрбайҗан, Беларусь, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Ирак, Иран, Казахстан, Катар, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакистан, Согуд Гарәбстаны, Төркия, Үзбәкстан вәкилләре катнашачак.