tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мобилизация буенча китүчеләргә ярдәм күрсәтелә
Мобилизация буенча китүчеләргә ярдәм күрсәтелә

Мобилизация буенча китүчеләргә ярдәм күрсәтелә

Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында мобилизация буенча китүчеләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карады.

Төбәк властьлары мобилизациягә эләккән хәрби хезмәткәрләрнең көнкүреш шартларын яхшыртуны дәвам итә. Атнага берничә тапкыр махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк – газ баллоннары, тепловизорлар, җылыту пушкалары, квадрокоптерлар, бронежилетлар, йоклау капчыклары, эчке киемнәр, итекләр, сухпаек, сигаретлар һәм башкалар белән конвойлар озатыла.

Призывникларның гаиләләренә дә ярдәм, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтелә. Ульяновск өлкә хастаханәсе врачлары Мәләкәс һәм Барыш районнарында халыкны тикшерәләр, кирәге чыкса, пациентларны махсус транспорт белән стационарларга озатачаклар. Моннан тыш, Ульяновск өлкәсеннән мобилизация һәм контракт буенча китүчеләрнең туганнарын коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен пенядан азат иттеләр.

Хөкүмәт рәисе Владимир Разумков кураторлар институты эшчәнлегенә тукталды – кабмин әгъзалары гражданнарны кабул итү һәм сугышчыларыбызның гаиләләрен борчыган проблемаларны хәл итү өчен атна саен авыл районнарына юл тоталар. Мөрәҗәгатьләрнең өчтән бер өлеше мобилизацияләнгәннәргә акча түләү мәсьәләсенә бәйле, бу тема бик күпләрне борчый. Финанс кыенлыклар һәм кредит түләү мәсьәләләре мөрәҗәгатьләрнең 23 процентын тәшкил итә. Шулай ук медицинага һәм социаль-көнкүреш темасына кагылышлы проблемалар да бар.

Өлкә Хөкүмәте мәгълүматларына караганда, мөрәҗәгатьләрнең 95 проценты (1653 сорау) уңай хәл ителгән.

Өлкә министры Наталья Мартынова хәбәр итүенчә, өлешчә мобилизация мәcьәләсе буенча барлык каналлар, шул исәптән социаль челтәрләр аркылы мөрәҗәгать итүчеләр саны кимегән. Хәзер күбрәге махсус хәрби операция зонасына доброволец булып китәргә, сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтергә теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Хәрби операция зонасыннан өйләренә кайтырга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр дә бар икән. Нинди генә тема булмасын, һәр гаиләгә игътибар итәргә кирәк, диде өлкә министры.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*