tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә район ифтары узды
Ульяновск шәһәрендә район ифтары узды

Ульяновск шәһәрендә район ифтары узды

Ульяновск шәһәренең Инзенская урамында урнашкан “Солтан” мәчетендә район ифтары узды.

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар милли-мәдәни автономиясенең Тимерьюл  район советы рәисе Рамил Абитов тырышлыгы белән оештырылган күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесендә ике йөзгә якын дин вә кан кардәшебез – мәхәллә картлары, татар хәрәкәте активистлары, СВОда катнашучы якташларыбызның әниләре, хатыннары һәм балалары катнашты.

“Изге вә мөбарәк Рамазан аенда мәчетебез ашханәсендә шулай бергә җыелып,  күмәкләшеп район ифтары үткәрү хәзер матур традициягә әверелде инде. Әлеге мәчет ачылган көннән бирле намазга йөрүче хөрмәтле бабайларыбыз да, дин дәресләрендә белем алучы әбиләребез һәм апаларыбыз да, безнең буынга лаеклы алмаш булып үсүче иманлы яшьләребез дә ифтарларга бик теләп киләләр. Бу безнең һәрвакытта да бергә һәм бердәм булуыбызны, рухи, дини яктан көчле икәнлегебезне күрсәтә”,- диде Киндяковка татарларының лидеры Рамил Абитов.

Ә Ульяновск өлкәсе Губернаторы администрациясенең милли һәм дини мәсьәләләр буенча идарә начальнигы Сергей Паховский, Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин һәм Тимерьюл район хакимияте башлыгы Алексей Онищенко җирле татар автономиясе белән мөселман мәхәлләсенең халыкка рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү юнәлешендә бәһасез эш алып баруларын билгеләп үттеләр. СВОда дошманны җиңү өчен безгә бердәм, уртак фикердә булырга кирәк, диде Сергей Паховский.

“Солтан” мәчете имам-хатыйбы Фәрид хәзрәт Череков Рамазан аеның фазыйләтләре, мохтаҗлар һәм юксыллар турында кайгыртучанлык күрсәтү кирәклеге хакында вәгазь сөйләгәннән соң, мөселман кардәшләребез авыз ачтылар һәм ахшам намазын укып, ифтар ризыклары белән тәгамләнделәр.

В.ЮНЫСОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*