tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә шәһәр Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы узды
Ульяновск шәһәрендә шәһәр Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы узды

Ульяновск шәһәрендә шәһәр Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы узды

Ульяновск шәһәренең «Бердәмлек» китапхәнәсендә шәһәр Иҗтимагый палатасының чираттагы утырышы узды.

Ул агымдагы елның Россия халыкларының мәдәни мирасы елы нәтиҗәләренә багышланды. Палата рәисе М.Г.Большакова узенең кереш чыгышында ел дәвамында шәһәрдә узган милли чаралар хакында, аларга тотылган финанс ярдәме хакында сөйләде.

Шәһәрнең мәдәният Идарәсе җитәкчесе Е.Н.Топоркова алдагы 2023 нче елда да милли чараларга шәһәр бюджетында быелгыга караганда да зуррак сум акча каралган диде. Быел өлкәбездә татар иҗтимагый тормышына кагылышлы берничә басма дөнья күрде. Алар шәһәр мэриясе акчасына басылып чыкты.

Җитәкче быел шәһәребездә узган Федераль Сабантуй хакында да җылы фикерләре белән уртаклашты һәм шәһәрдә Сабантуй кебек халыкны бер мәйданга җыючы бәйрәм юктыр диде.

Чыннан да, 11 милләт вәкиле яши торган шәһәрдә һәр халыкның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен шартлар җитәрлек. Һәртөрле чаралар уза, мәдәният сарайларында милли үзешчән сәнгать коллективлары эшли, һәр ай саен Казан, Чабаксар, Саранск шәһәрләреннән төрле милли иҗат коллективлары чыгыш ясый.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*