tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марий Эл Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды
Марий Эл Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

Марий Эл Республикасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинары узды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Мари Эл Республикасына килде.

Бүген Гайнан Кормаш исемендәге Куянавыл урта гомуми белем бирү мәктәбендә Марий Эл Республикасы татар теле һәм әдәбияты укытучылары, татар теле укытылган мәктәпләрнең директорлары семинары узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев катнашты.

Семинар вакытында  Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбе белән Гайнан Кормаш исемендәге Куянавыл урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында хезмәттәшлек килешүе төзелде.

Васил Шәйхразыев семинарда катнашкан укытучыларга Бөтендөнья татар конгрессының һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы бүләкләрен тапшырды.

Әлеге чарада Марий Эл Республикасы Мәгариф һәм фән министры Ревуцкая Лариса, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Тукаев Марс һәм башкалар катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*