tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Япон телендә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде
Япон телендә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде

Япон телендә беренче татар теле дәреслеге дөнья күрде

Япония кибетләрендә япон телендә язылган беренче татар теле дәреслеге сатуга чыкты. Аның авторлары  –  Япониядә яшәүче яшь галимнәр Юто Хишияма белән Мидзуки Сакурама-Накамура. Китап Япониянең тел өйрәнү китабы жанрында “Хакусуйся” нәшрияты тарафыннан “New Express” сериясенең бер томы буларак бастырылган.

Басма 20 дәрестән тора. Алар үз эченә диалоглар, шулай ук лексик-грамматик аңлатмаларны ала. Дәреслек татар телендә якынча 1200 сүз өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк. Китап язу эшенә Казан Федераль Университеты доценты Рамил Йөзмөхәммәтов ярдәм итсә, диалогларны аудиога яздыруда Токиода яшәүче Эльвира белән Рәйхан катнашкан.

“Дәреслек япон телендә татар телен өйрәнү һәм өйрәтү мөмкинлеген булдыру максатыннан чыгарылды. Япониядә чит телләр белән кызыксынучылар күп, кайберәүләр телләрне хобби буларак та өйрәнә. Университетта мин алып бара торган татар теле курсларында моңа кадәр 100гә якын кеше укыды. Бу семестрда 30га якын кеше өйрәнә. Дәреслекнең чыгуы, һичшиксез, алга таба татар телен өйрәнергә теләүчеләр саны артуга китерер дип ышанабыз”, – ди дәреслекнең авторлары Юто Хишияма һәм Мидзуки Сакурама-Накамура.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*