tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Мазарбашы авылы мәчете белән танышты
Милли Шура рәисе Мазарбашы авылы мәчете белән танышты

Милли Шура рәисе Мазарбашы авылы мәчете белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Бәрәңге районының Мазарбашы авылына килде. Биредә ул 1829 елда төзелгән мәчет эшчәнлеге белән танышты.

Әлеге мәчет Ислам мәдәнияте архитектурасының искиткеч үрнәге булып тора. Башка дини учреждениеләр кебек үк ул 30нчы елларда ябыла, аның манарасын җимерәләр. Совет чорында мәчет бинасының өске өлешендә колхоз идарәсе, аскы өлешендә китапханә һәм тегү цехы булган. Бу елларда аның ярым аен Мазарбашы авылы кешесе үзенә яшереп куя.  Узган гасырның 90нчы еллар ахырында биредә мөселманнар яңадан гыйбадәт кыла башлый. Һәм шул ук елны ярым ай яңадан мәчеткә кайтарыла. Бүгенге көндә ул мәчет бинасының икенче катында саклана.

Мазарбашы мәчете Мари Эл Республикасындагы иң борынгы мәчет булып санала. Билгеле булганча, аның өчен манараны рус тимерчесе ясаган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*