tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәгендә 5 нче төбәкара краеведлар форумы бара
Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәгендә 5 нче төбәкара краеведлар форумы бара

Ульяновск шәһәрендә Татар мәдәният үзәгендә 5 нче төбәкара краеведлар форумы бара

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә 5 нче төбәкара туган якны өйрәнүчеләр форумы башланып китте. Оештыручылар: Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясе һәм өлкә татар  туган якны өйрәнүчеләр советы.

Форумда өлкә татар авыл-районнары тарихчылары, Татарстан, Чувашия республикаларыннан, Самара, Пенза өлкәләреннән делегатлар катнаша. «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов җитәкчелегендә Татарстан тарихчылары форумның мәртәбәле кунаклары.

Соңгы елларда авыл, җирлек тарихларын өйрәнүгә, үткәннәребезне барлауга шактый игътибар бирелә башлады. Хәтта һәр авылның үз һәвәскәр тарихчысы, төбәкчесе барлыкка килде. Өлкәбездә 60тан артык татар авылы бар, шуларның яртысы турында китап язылды инде, диде милли мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*