tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Барнаулда татарларның иҗтимагый оешмалары белән танышты
Милли Шура рәисе Барнаулда татарларның иҗтимагый оешмалары белән танышты

Милли Шура рәисе Барнаулда татарларның иҗтимагый оешмалары белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Алтай краена килде.

Барнаулда татарларның милли-мәдәни традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау өчен ике иҗтимагый оешма оештырылган: Алтай крае татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе һәм Алтай крае “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге иҗтимагый оешмасы. Милли Шура рәисе бүген әлеге оешмаларның эшчәнлеге белән танышты. Алар Алтай краенда мәгариф, мәдәни-массакүләм, спорт чараларын оештыру белән шөгыльләнә, җирле татар һәм дини җәмгыятьләре белән тыгыз элемтәдә тора.

Татарстаннан килгән кунакларны милли җыр-биюләребез белән каршы алдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*