tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Татар теле һәм мәдәнияте көне” узды
Ульяновск шәһәрендә “Татар теле һәм мәдәнияте көне” узды

Ульяновск шәһәрендә “Татар теле һәм мәдәнияте көне” узды

Ульяновск шәһәренең «Төзүче» мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Татар теле һәм мәдәнияте” көне узды. Зур залда бәйрәм башланганчы килгән тамашачылар мәдәният йорты фойесындагы күргәзмәләр белән таныша алды, кызыклы викториналарда катнашты.

Тамашачыларны шәһәр Думасы рәисенең беренче урынбасары Алсу Айзатуллина, шәһәр башлыгы урынбасары,Зөяарьягы районы башлыгы Наил Юмакуллов котлады. Алар районның татар иҗтимагый тормышында катнашучыларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин озак еллардан бирле узешчән сәнгатьтә катнашучы , байтак иҗади бәйгеләр конкурсы лауреаты Фәргать Вахитовка Бөтендөнья татар конгрессының мактау грамотасын һәм бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм концертында әлеге мәдәният сараенда эшләүче «Туган як» вокаль ансамбле узенең яңа җырларын башкарды.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*