tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә төбәкара Туган тел укытучылары форумы узды
Ульяновск шәһәрендә төбәкара Туган тел укытучылары форумы узды

Ульяновск шәһәрендә төбәкара Туган тел укытучылары форумы узды

Ульяновск шәһәрендә, Халыкара туган тел көне уңаеннан, ана теле һәм әдәбияты укытучыларының төбәкара форумы узды. Биредә өлкә мәктәпләрендә белем бирүче рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм педагогик тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Форумны Ульяновск өлкәсе губернаторы Алексей Русских ачып җибәрде. Ул ана теле укытучыларына фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

“Ульяновск өлкәсе – күп милләтле регион. Безнең төбәктә 120 милләт вәкиле гомер кичерә. Мәктәпләрдә 98 мең бала рус, татар, чуваш, мордва телләрен ана теле буларак өйрәнә. Туган телне, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, тарихны өйрәнү халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә”,- диде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков катнашты. Ул кунакларны Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм төбәкара хезмәттәшлек турында доклад белән чыгыш ясады.

Форумда рус, татар, чуваш, мордва теле укытучылары ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар һәм педагогик тәҗрибә белән уртаклаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*