tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләре ифтары узды
Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләре ифтары узды

Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләре ифтары узды

21 мартта Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы районы Ислам мәдәни үзәгендә татар яшьләре ифтары узды. Биредә өлкәнең беренче яшьләр ифтарына районның актив татар яшьләре, мәдәнияткә һәм иманга мәхәббәт белән берләшкән төрле һөнәр һәм эшчәнлек өлкәләре вәкилләре җыелды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге вакыйга яшьләрне берләштерүгә генә түгел, ә төрле буын вәкилләре арасында дуслык бәйләнешләрен ныгыту һәм мәдәни мирас алмашу символына әверелде.

Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессының татар яшьләре белән эшләү комитеты делегациясе Алмаз Хәлиуллин һәм Энҗе Шиһабетдинова үзәк эшчәнлеге белән таныштылар. Җирле мөселман дини оешмасының актив гражданнары һәм мәхәллә әгъзалары инициативасы буенча төзелгән әлеге үзәк составына социаль һәм мәдәни әһәмияттәге төрле учреждениеләр керә.

Бу чарада оешма активистлары, күпьеллык хезмәтләре өчен, аерым алганда, Ульяновск өлкәсенең татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Фаезов билгеләп үтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*