tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә милли почмак эшләп килә
Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә милли почмак эшләп килә

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә милли почмак эшләп килә

Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә милли почмак эшләп килә. Ул барлык милләттәшләребезнең дә яраткан урыны. Биредә халкыбызның гореф-гадәтләре дә, бай тарихы да чагылыш тапкан. 15 декабрьдә үзәк хезмәткәрләре әлеге татар өен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Ниләр генә юк биредә!.. Халкыбызның борынгы көнкүреш әйберләреннән: кулдан сугылган келәмнәр, чигелгән сөлгеләр, чабата, читек, татар түбәтәе, чигүле калфаклар, самавыр, май язу өчен гөбе, йон эрләү кабасы, ипи камыры баса торган күәс… Бер почмакта бала бишеге урын алган. Барыш районы Зөя Башы кызлары 20 гасыр башында кигән сырмалы кызыл күлмәк милли почмакны бизәп тора.

-Без чал тарихыбыз булу белән бәхетле халык. Балалар күңелендә әби-бабаларыбызның үткәненә кызыксыну уяту — төп максатыбыз hәм бурычыбыз, -ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина. Мәдәният хезмәткәрләре Алсу Альметова һәм Зөлфия Макаева һәр экспонат турында кызыклы итеп сөйләделәр.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*