tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәренең Зөя аръягында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәге ачылуга ике ел булды
Ульяновск шәһәренең Зөя аръягында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәге ачылуга ике ел булды

Ульяновск шәһәренең Зөя аръягында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәге ачылуга ике ел булды

Ульяновск шәһәренең Зөя аръягында эшләп килүче Ислам мәдәният үзәге ачылуга ике ел тулу уңаеннан мәҗлес узды. Мәхәллә рәисе Шәфикъ Иматдинов шул дәвердә башкарылган эшләргә йомгак ясады һәм киләчәккә планнары белән уртаклашты.

Мәхәллә уңышлы гына эшләп килә. Биредә көн саен биш вакыт намаз укыла, дини мәҗлесләр үткәрелә, никах, исем кушу мәҗлесләре үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Мәҗлестә өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин, Ульяновск шәһәре имам мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Сафин, мөфтинең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Рәсүл хәзрәт Фаткуллов, район хакимияте башлыгы Наил Юмакулов, «Өмет» газетасы редакторы Исхак Хәлимов катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*