tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск татарлары Чувашиядә
Ульяновск татарлары Чувашиядә

Ульяновск татарлары Чувашиядә

Узган елда Ульяновск өлкәсендә Чувашия республикасында гомер итүче татарларның мәдәнияте һәм сәнгате көне узган иде. Кунак ашы кара-каршы дигәндәй, шушы көннәрдә генә семберлеләр күршеләренә килде. Урмай авылында борынгы Сембер татар-мишәрләре мәдәнияте көне үтте.

Хуҗалар семберлеләрне ипи-тоз белән, үзләренә генә хас булган җыр-биюләрен башкарып мәдәният йорты янында каршы алды.

Узган гасырның 90 нчы елларыннан бирле Чувашстан татарлары халык авыз иҗатын җыю, гореф-гадәтләрне яңарту, аларны киң халык катламына чыгару буенча әйтеп бетергесез зур эш алып бара.

Бу әлбәттә, җыр-биюдә генә түгел, ә милләтебезнең югалып бара торган кием-салым эшләнеше һәм бизәлеше, халыкның борынгы кәсепләрен кайтаруда да чагыла.

Бик күп уникаль проектларга нигез салган, республиканың татар автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов кунакларны авыл мәдәният йорты фойесында урнашкан гаҗәеп тә кызыклы һәм матур экспозиция белән таныштырды.

Узган елны Ульяновскида ике төбәкнең татар милли-мәдәни автономияләре үзара хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйган булса, быел Урмайда “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмалары килешүне имзалады.

Ульяновск татарларының мәдәният һәм сәнгать көненең программасы шул чаклы да киң кырлы һәм күп чараларны үз эченә алып төзелгән.

Сембердә яшәп иҗат итүче рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов эшләгән рәсемнәр күргәзмәсен ачу да урмайлыларга зур бүләк булды.

Бәйрәм программасы бик кысан булса да, сембер кунаклары данлыклы һәм бай тарихлы Урмай авылының мәчет-мәдрәсәләрендә булырга, авыл белән танышырга да вакыт тапты. Күпләр биредә беренче тапкыр гына.

Көннең икенче яртысында бәйрәм авыл мәдәният йортында Ульяновск өлкәсе сәнгать осталарының һәм үзешчәннәренең зур концерты белән дәвам итте.

Ике төбәкнең мәдәният хезмәткәрләре катнашында мондый чаралар уздыру үзара аралашу өчен генә түгел, ә тәҗрибә уртаклашу өчен дә кирәк.

Өч сәгатьтән артык барган концерт азагында семберлеләргә оештыручыларның дипломнары тапшырылды. Ә Ульяновск татар мәдәният үзәге җырчылары Руслан Мөхәммәтҗанов белән Алинә Әсматуллова “Урмай-зәлидә” халыкара бәйгенең Гран-приена лаек булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*