tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабы узган
Ульяновскида «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабы узган

Ульяновскида «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабы узган

19 майда өлкән сыйныф укучылары арасында «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиаданың төбәк этабы тәмамланды. Балаларның белемен тикшерү һәм иң-иңнәрен сайлап алуда әлеге олимпиаданың авторы һәм​ алып баручысы Юрий Вяземский да катнашты. Шулай ук көчләрен сынап карарга теләгән кызлар һәм малайларны​ өлкә Губернаторы Алексей Русских та сәламләде һәм уңышлар теләде.

Ярышның өч этабын да уңышлы узган биш укучы башкалабыз Мәскәүдә башка төбәкләрдән килгән җиңүчеләр белән көч сынашачаклар. Алар арасында сәләтле татар кызы —​ Ульяновск шәһәренең 21 нче мәктәбе укучысы Әлфия Гибадулина да бар.

“Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*