28нче август көнне 12 сәгатьтән алып 14 сәгатькә кадәр Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә (Нариманов пр-ты, 25нче йорт) “Ачык ишекләр көне” була. Бу турыда “Өмет” газетасы хәбәр итә.
“Сәнгатькә гашыйк һәм сәләтле милләттәшләрне иҗат коллективларына – “Идел” халык җыр (15-25 яшь) һәм бию ансамбленә (4+), “Хыял тамчылары” балалар вокаль ансамбленә (4-10 яшь), “Урама” фольклор ансамбленә (18+), Барый Тарханов исемендәге халык театрына (14+) көтеп калабыз!”, диелә хәбәрдә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (8422) 46-20-95.