tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп узды
Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп узды

Ульяновскиның Татар мәдәният үзәгендә «Әпипә» дип исемләнгән өлкә конкурсы гөрләп узды

Мәртәбәле конкурста катнашучыларның географиясе дә шактый киң иде. Иске Кулаткы, Вешкайма, Сенгилей, Николаевка, Чардаклы, Яңа Малыклы, Барыш, Мәләкәс районнарыннан, Ульяновск hәм Новоульяновск шәhәрләреннән җыелган ике йөздән артык биюче үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Мәдәният үзәге сәхнәсе өч сәгать дәвамында татар халык биюләреннән бер генә минутка да тынып тормады. Конкурсантлар дәртле биюләре аша мәдәниятебезнең гаҗәеп дәрәҗәдә бай булуын тагын бер кат исбатладылар.

“Быел конкурста үзләрен сынап карарга теләүчеләр аеруча күп булды. Узган бәйгеләр белән чагыштырганда, биючеләребезнең күпкә шомарулары сизелә. Сәхнә түренә күтәрелгән сәләтле балаларның матур, яңа милли киемнәрдән булуларына бик тә сөендек”,- ди Татар мәдәният үзәге җитәкчесе, әлеге бәйгене оештыручы Рамилә Сафина.

Өлкәдә татар халык биюләрен башкаручы балалар коллективлары саны елдан-ел арта бара. Әлеге конкурста балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйларның шактый булуы сизелде.

Билгеле, дәрәҗәле жюрига талантлы биючеләр арасыннан иң-иңнәрне сайлап алуы бер дә җиңел булмагандыр, мөгаен. Ниhаять, дулкынландыргыч мизгелләр килеп тә җитте. Җиңүчеләр бер-бер артлы сәхнә түрендә урын алдылар. Гран-при иясе дә мәгълүм – Сенгилей районыннан Әнисә Замдеева өлкәдә татар биюләрен иң оста башкаручы итеп танылды. Ә Чардаклы районыннан Динара Хузеева белән Диана Ахметова дуэтына, Сенгилей районыннан «Салават күпере» бию төркеменә hәм Барыш районыннан «Променад» ансамбленә  дәрәҗәле беренче урын бирелде. Икенче урынны Ишеевка бистәсеннән «Самира» бию төркеме, Татар мәдәният үзәгенең «Идел» халык җыр hәм бию ансамбле, Ульяновск шәhәренең 21 нче санлы мәктәбе укучысы Полина Антонова үзара бүлештеләр. Жюри өченче урынга ия булучыларны да игълан итте. Менә алар: Иске Кулаткы районыннан «Грация» ансамбле, Николаевка районы Зур Чирекле авылыннан «Йолдызлар» төркеме, Ульяновск районыннан «Симбирцитлар» ансамбле hәм Мәләкәс районы Мөси авылыннан Гөлназ Сәхабетдинова.

Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина hәм жюри әгъзалары җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

“Бүген без өметле, чын оста биючеләрне күрдек. Аларга hәм, әлбәттә инде, сәнгать коллективларының җитәкчеләренә, укытучыларына олы рәхмәтебезне белдерәбез”, – диде Рамилә Сафина.

Рузия Хәлимова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*