tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск шәһәрендә “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә” төбәк конкурсының чираттагы этабы узды
Ульяновск шәһәрендә “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә” төбәк конкурсының чираттагы этабы узды

Ульяновск шәһәрендә “Гореф-гадәтләрне саклаучы гаилә” төбәк конкурсының чираттагы этабы узды

Ульяновск өлкәсенең җиде үрнәк гаиләсе үзләренең гаилә традицияләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә Ульяновскның Яңа Малыклы районы Иске Исәнтимер авылыннан Рәмис белән Зөлфия  Сафаргалиевлар гаиләсе катнашты.

Бар яктан да үрнәк булырлык Сафаргалиевлар гаиләсе 1993 елның 20 августында барлыкка килә. Бәхетле пар менә утыз елга якын инде язмыш сукмагыннан бергә атлый. Рәмис Хөсәин улы – чын авыл кешесе, кем әйтмешли, җитмеш төрле һөнәр иясе. Ул техника белән шөгыльләнергә ярата, үз куллары белән буралар куя, мунчалар сала, йортын һәм каралты-курасын яңарта. Зөлфия Ислам кызы авыл китапханәсе мөдире булып эшли. Үзешчән сәнгатьтә катнашырга да вакыт һәм мөмкинлек таба, клуб мөдиренә массакүләм мәдәни чаралар әзерләргә һәм үткәрергә ярдәм итә. Ә өендә телеңне йотарлык тәмле милли ризыклар пешерә, тегә һәм чигә, күз явыңны алырлык матур чәчәкләр үстерә. Авыл китапханәсендә татар мәдәнияте һәм һөнәрчелеге музее ачып җибәргән.

Сафаргалиевлар дус-тату яшәп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Алинә мәктәптә укыган вакытта ук авылда оештырылган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Күп санлы конкурслар һәм олимпиадаларда үзенең сәләтен күрсәтеп, призлы урыннар ала, бүләкләр һәм дипломнарга лаек табыла. Кече кызлары Рузалина шулай ук төрле конкурслар һәм чаралардан беркайчан да читтә калмый. Ул – сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Үз йолдызыңны кабыз” конкурсы һәм “Туган ягым, сиңа сокланам” фоторәсемнәр бәйгесе призеры.

Сафаргалиевлар гаиләсе татар халкының күркәм милли һәм дини традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калып үстерү һәм киләчәк буыннарга тапшыру юнәлешендә зур эш башкара. Алар яшь татар гаиләләре өчен үрнәк булып тора.

Р. Нигъмәтле

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*