tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскта «Мөнәҗәт кичәсе» уздырылды
Ульяновскта «Мөнәҗәт кичәсе» уздырылды

Ульяновскта «Мөнәҗәт кичәсе» уздырылды

Ульяновск шәһәренең «Киндяковка» мәдәният йорты каршындагы «Нур» татар халык театры «Мөнәҗәт кичәсе» уздырды. Аның режиссеры Җәмилә Мифтахова бер өстәл артына мөнәҗәт әйтүче дистәләгән ханымнарны жыйган. Монда килүчеләр үзләренең әби-әниләреннән ишетеп хәтерләрендә саклаган мөнәҗәтләрне әйттеләр.

Лаишевка эшчеләр бистәсеннән Гөлфирә ханым Алимова бәет-мөнәҗәтләрне күп еллардан бирле төрле төбәкләрдән җыеп бара. Аның сүзләренә караганда, бүген аңарда 2-3 китаплык язмалар бар. Кичәне оештыручы Җәмилә ханым үзе дә мөнәҗәтләр әйтте, татар халык җырларын башкарды.

Рәмис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*