tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Уңган хатын-кызлар» клубының беренче адымнары
«Уңган хатын-кызлар» клубының беренче адымнары

«Уңган хатын-кызлар» клубының беренче адымнары

Төмән өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе каршында оештырылган «Уңган хатын-кызлар» клубының беренче очрашуы 13 январь көнне өлкә автономиясе офисында үтте. Кунакларны клуб җитәкчеләре – Индрәй урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зәкия Сәитова, Төмән производство һәм социаль технологияләр колледжының инглиз теле укытучысы Римма Сәфәрова һәм хуҗабикә Хәлимә Фәйзуллина якты йөз белән каршылап, үзләре белән таныштырдылар, клуб эшенең максаты, проектлары турында сөйләп, клуб эмблемасы төшерелгән тамгаларын күрсәттеләр.

Сүз өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллинага бирелде. Ул һәркемне сәламләп, эшләрендә уңышлар теләде, ярдәм итәргә әзерлеген әйтте. «Уңган хатын-кызлар» клубының төп максатларының берсе – хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга һәм аларның гаиләләренә хәлдән килгәнче ярдәм итү. Форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә, бу көннәрдә Ялутор районы, Рауды авылыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хирург Рафаэль абый Галиев кирәкле дарулар исемлеге җибәрде. Әйдәгез, без шул даруларны бергәләшеп булдырып, посылка белән аңа җибәрик. Бу – «Уңган хатын-кызлар» клубының беренче файдалы эше булыр», – диде. Аның тәкъдимен һәркем хуплады, киләчәктә бу юнәлештә эшләргә дип сөйләштеләр. Аннары клуб җитәкчеләре кунакларны көн тәртибенә куелган себер татарларының төйдереп биюләре буенча мастер-класс уздыручы Түбән Тәүде районы, Тарман авылыннан килгән «Саз» фольклор ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова, Ялутор районы, Аслана татар мәдәният үзәге хезмәткәре Юлдаш Кәбиров һәм оста баянчы, тормыш иптәше Хәким Мирхәйдәров белән 35 ел «Дуслык» халык җыр ансамблен җитәкләүче Әсмабикә Мирхәйдәрова белән таныштырдылар. Чара барышында алар төйдереп биюнең нечкәлекләре, төрләре турында сөйләп, биеп тә күрсәттеләр. Кунакларның да биюгә сәләтләрен тикшерделәр. Гармунда бию көйләрен Әсмабикә Мирхәйдәрова белән «ГАРМОНиЯ» өлкә гармунчылар конкурсы лауреаты, Төмән индустриаль университеты колледжы студенты Салават Сәитов уйнадылар.

Биючеләр арасында оста төйдерүләре белән Кадрия Әхмәтова һәм оныгы Һадия Хөрмәтуллина аерылып тордылар. Күңелләре туйганчы биегәннән соң, гармунчылар татар халык җырларын сыздырып җибәрделәр. Аларга өлкәдә билгеле булган җырчылар Наилә Габдуллина, «Саз» ансамбле җырчысы Разия Муллакова, Шыкча авылы ветераннар советы рәисе Гөлсинә Хәмидуллина кушылып җырладылар. Аннары үзенең эше белән таныштырып Надия Сагитуллина «Лампа Кидс» үзәге каршында эшләп торучы татар балалары өчен махсус төркем турында сөйләде. Үзара аралашып, танышып, тәмле чәйләр эчкәннән соң Хәлимә Фәйзуллина «Үсеп килүче буынның киләчәген күз алдында тотып «Хатын-кызның рухи-әхлакый тәрбиясе» темасына лекция укыды. Узган чарага йомгак ясап Зәкия Әкрам кызы: «Бүген өч буын очрашуы булды, дип әйтер идем. Апалар үзләренең тәҗрибәле эшләре турында сөйләп, яшьләргә үрнәк күрсәтеп, файдалы киңәшләр бирделәр. Ә бит яшьләребез дә бер дә төшеп калганнардан түгелләр икән! Үзләренең алга барган планнары, нәтиҗәле эшләре, сәләтләре, осталыклары белән күбебезне шаккатырдылар. Шулай ук алар киләчәктә башкарыр өчен кызыклы, актуаль һәм кирәкле киңәш-фикерләре белән бүлештеләр. Очрашудан соң бер елга төзегән планнарыбызга төзәтмәләр, үзгәрешләр һәм яңа идеяләр кертергә кирәклеген аңладык. Безнең өчен бик мөһим бу. Чөнки безнең клуб беренче адымнарын гына ясый. Әмма кул сызганып эшләргә теләгебез, кәефебез һәм безне илһамландырып, теләктәшлек белдереп, ярдәм итәргә әзер булган кешебез – Ләйсән Хәмзә кызы бар.

Форсаттан файдаланып, без «Уңган хатын-кызлар» клубына йөрергә теләүчеләрне үзебезгә чакырабыз. Килегез, аралашырбыз, эшләрбез, төшенкелеккә бирелергә бездә вакыт булмаячак!», – дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*