tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” танышу кичәләре башлана
“Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” танышу кичәләре башлана

“Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” танышу кичәләре башлана

Казанның “Гаилә” мәчетендә “Син һәм Мин” дип исемләнгән яңа проект башлана, әлеге чарада 25-35 яшьлек ялгызлар бәхетле гаилә кору өчен таныша алачак. Танышу кичәсе Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2нче йорт адресы буенча 18:30 сәгатьтә башлана.

Танышу кичәсе барышында катнашучылар “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллиннан ир һәм хатын сайлау буенча үгет-нәсыйхәтләр ишетә алачак.

Катнашучылар өчен гадәти булмаган форматта гаилә тормышы процессында барлыкка килергә мөмкин булган психологик тренинглар һәм ситуацион модуляцияләр, шулай ук проектта катнашучылар өчен бик файдалы булачак “Soft-skills”, “Тәнкыйди фикерләү” һәм “Эмоциональ интеллект” блокларыннан күнегүләр үткәреләчәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*