tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уразавыл авылында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Шамил Гаязетдиновка Хәтер тактасы ачылды
Уразавыл авылында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Шамил Гаязетдиновка Хәтер тактасы ачылды

Уразавыл авылында “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Шамил Гаязетдиновка Хәтер тактасы ачылды

8 сентябрь Түбән Новгород өлкәсенең Кызыл Октябрь районы өчен вакыйгаларга бик бай көн булды. Безгә бу хакта, җирле хакимияттән аермалы буларак, Уразавыл урта мәктәбе директоры, газетабызның якын дусты Фәрит әфәнде Хайруллин хәбәр бирде.

“Иртәгә районга өлкә Законнар чыгару җыены депутатлары Вячеслав Аксиньин белән Валерий Антипов килә. Аларның катнашы белән тугандаш Донбасс халкының иреклеге өчен башын салган һәм  һәлак булганнан соң “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән безнең мәктәпне тәмамлаган укучыбыз Шамил Гаязетдиновның якты истәлегенә мәктәп бинасында мемориаль Хәтер тактасы  ачачакбыз. Ә матәм митингыннан соң хөрмәтле кунаклар белән район җитәкчелеге безнең мәктәп базасында узачак “Zа спорт! Zа Победу!” фестиваленә старт бирәчәк. Аннары депутатлар Салганның яңартылган клубын барып карар, Кече Рбишчада элекке мәктәп бинасын балалар бакчасына, спорт үзәгенә һәм клубка яраклаштырып ясалган ремонт нәтиҗәләре белән танышыр, Зур Рбишчада капиталь төзекләндерелгән  Абдулхәмит Садеков паркын карап чыгар. Бу мөһим вакыйгалардан читтә калмасагыз, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек”, – дип чакырды безне Фәрит Фатехович.

“Туган як”ның яңа санын типографиягә басмага тапшыру көне булганга күрә, без, кызганычка каршы, беренче чараларга барып чыга алмадык. Әмма ләкин Шәмил Илһам улының якты исемен мәңгеләштерү чарасы патриотик тәрбиягә корылганын истә тотып, Уразавыл мәктәбендә чираттагы Хәтер тактасын ачуда “Сергачский” полициясенең Иҗтимагый советы әгъзасы Гөлнара Ганеева катнашты һәм ул бу хакта безнең белән ихластан уртаклашты.

Чираттары мемориаль такта дигәннән, моңа кадәр биредә Әфган сугышы батыры Равил Хөсәиновның исеме дә шул рәвешле мәңгеләштерелде. Шунда дөреслек хакында әйтергә кирәк, бу инициативалар белән нәкъ Фәрит Фатех улы чыкты һәм аның зур тырышлыгы аркасында патриотик тарихи идеяләре тормышка да ашты. Моңа дәлил булып, матәм митингында чыгыш ясаучыларның һәрберсе Уразавыл мәктәбе дирекциясенә һәм коллективына олы рәхмәтләрен белдергән. Район башлыгы Ринат Җәләлов, хәрби комиссар Андрей Бандурин белән өлкә депутатларыннан тыш, мәрхүмнең әнисе Рәмзия Әхмәт кызы белән бертуганы Камил да сүз тотканнар, Фәрит Фатех улына рәхмәт әйткәннәр.

Салган клубына килгәндә, аңа ремонтны яхшы танышыбыз, семочкилы Равил Садеков җитәкләгән “Универсал” төзү компаниясе районныкына тиң булырлык итеп ясаган.

Ә Кече Рбишчада клубның ачылуы зур әһәмияткә ия. Иң мөһиме – шуның аркасында юкка чыккан мәктәпнең бинасы сакланып калды, хәтта ул үзенә күрә бер күп функцияле үзәккә дә әверелде. Кем белә, бәлки шулай ук Грибан, Ыргу һәм белән Анды мәктәбе биналарын да саклап калу мөмкинлеге булгандыр. Хәзер Бозлау, Кочко-Пожар, Шөбиле һәм Печә мәктәпләренең бушап калган зур таш биналары үз язмышларын көтеп тора.

Кече Рбишчаның элекке мәктәп бинасында күләмле ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң, клубтан тыш, биредә ике төркемгә исәпләнгән балалар бакчасы һәм билбаулы көрәш белән шөгыльләнү өчен спортзал да бар.

Мәдәният учагын ачу тантанасы район башлыгы Ринат Җәлалов, Рбишча авыллары советы депутаты Ансар Насыйбуллин һәм Зур Рбишча урта мәктәбе  укучылары Дилия Алимова белән Рамил Зариповның символик кызыл тасма кисүеннән һәм яңа гына билгеләнгән клуб директоры Рауф Хайретдиновка символик ачкыч тапшырылудан башланды. Эш сөючән, ачык күңелле кешеләр яшәгән зур авылда масса-күләм чаралар уздыру, аралашу һәм мәдәни үсеш өчен бер дигән җайлы урын булдырылды.

Халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, Ринат Равилович, Наил Әнвәрович һәм өлкә Законнар чыгару җыены депутаты Вячеслав Борисович яңартылган, төзекләндерелгән бинаның биредә яшәүчеләрнең мәдәни ихтыяҗларын кайгыртып озак кына эшләвен теләделәр. Тантаналы өлештән соң “Бәйрәм” музыкаль ансамбле һәм Зур Рбишча мәктәбенең талантлы укучылары катнашында концерт оештырылды.

Шул ук көнне өлкә һәм район түрәләре Абдулхәмит Садеков исемендәге паркны да барып карады. Быел биредә  “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты кысаларында күп кенә эшләр башкарылган: юлларга асфальт түшәлгән, яктырткычлар урнаштырылган, яңа эскәмияләр куелган һәм балалар мәйданчыгы төзелгән. Матур күл буйлары, барбекю пешерү зонасы һәм спорт объектлары булган бу урын җирле халык, күп санлы мәскәүче кунакларның яраткан ял итү урынына әйләнгән.

Соң булса да, уң булсын дигәндәй, Кызыл Октябрь районы өчен бер көндә булган 5  мөһим вакыйганы Нижгар татарлары елъязмасына кертеп калдыруны кирәк дип таптык. Икенчедән, тугры укучыларыбызның үтенечен канәгатьләндерү – безнең һөнәри кәсебебезнең төп шарты.

Олег ХӨСӘИНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*