tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмай авылында Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы узды
Урмай авылында Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы узды

Урмай авылында Җәмигъ мәчетен ачу тантанасы узды

Бүген Чувашия Республикасының Урмай авылында төзекләндерелгән мәчет ачылды. Тантана Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте.

Тантана Коръән аятьләре укудан башланды, шулай ук биредә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Мөхтәрәм кунаклар мәчетнең яңа бинасы белән танышты, аларга дини оешманың эшчәнлеге турында сөйләделәр.

Чарада Чувашия Республикасы Башлыгы Олег Николаев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Альберт хәзрәт Крганов, Чувашия Республикасы мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте каршындагы Җирле мөселман дини оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Ильяс Сафианов һәм башкалар катнашты.

Мөхтәрәм кунаклар шулай ук «Кара Пулат» мәчетен карадылар. Мәчет танылган архитектор Альфред Ибраһимов проекты буенча төзелгән һәм 2012 елда ачылган. Мәчет Урмай авылында яшәүчеләр акчасына төзелде. Бина төзелешенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та зур өлеш керткән. Мәчет рухи-агарту үзәге буларак та эшләп килә.

Урмай авылының Җәмигъ мәчете 1990 елның 25 маенда төзелә. 2014 елда мәхәллә халкы мәчетнең мәйданын арттыру өчен иске бинаны реконструкцияләү турында карар кабул иткән.

Бина мәчетнең беренче имамы булган Рәхимулла хәзрәт Минәҗетдинов исемен йөртә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*