tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урмайда хәләл Кунак йорты ачылды.  
Урмайда хәләл Кунак йорты ачылды.  

Урмайда хәләл Кунак йорты ачылды.  

Чувашиянең Комсомол районы Урмай авылы “Кара пулат” мәчете тирәсендә хәләл Кунак йорты ачылды. Әлеге чарада Урмай авылы иҗтимагый хәрәкәте белән Мөфти Әлбир хәзрәт Крганов очрашты. Бик  эчтәлекле вәгазь сөйләп күңелләребезгә шифа салды. Очрашу бик файдалы булды. Хәләл Кунак йорты кибеттән һәм чәйханә бүлегеннән тора. Мөселманнар өчен бик кирәкле сату – алу үзәге.

Әлеге объектны булдыру өчен Урмай мөхтәсибе  “Кара пулат” җәмигъ мәчетенең имамы Фәнис хәзрәт Сафиуллин һәм аның гаиләсе бик күп көч куйган. Хәзрәт әйтүенчә, Кунак йортын ясатуга  төп әйдәүче, һәм бик күп материал яктан булышучы – Минсәет улы Минзәкрәм Хәйртдинов. Аның фикере буенча, җирле имамнар үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнсеннәр, акчаны эшләп мәчетне дә, гаиләләрен дә үзләре карасыннар. Икенчедән, халыкка хәләл ризыкны әллә кайлардан сатып йөрергә кирәк булмас, авылда гына булыр. Шулай ук, төп булышучыларның тагын берсе, Фәнис хәзрәтнең  бертуган абыйсы,  Абдулбарый улы Хәйдәр Сафиуллин. Ул  Чабаксар шәһәре татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе, ЧР мөселманнары Мөфтие урынбасары.

Булышучыларның исемлеге бик зур.  Аларга   Фәнис хәзрәт бик рәхмәтле. Киләчәктә әлеге кунак йортында Урмай мөхтәсибәтен, балалар лагерьләре үткәрергә дә бик җайлы булачак. Иң кадерлесе, мөселманнарга чәй артында сөйләшеп утырыр өчен менә дигән уңайлык. Кибетендә бүгеннән хәләл ризыклар сатыла, казылыкның гына исемлеге дистәдән артык.

Фәрит Гыйбатдинов, urmai.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*