tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзән мөселманнары арасында чаңгы ярышы узган
Урта Әләзән мөселманнары арасында чаңгы ярышы узган

Урта Әләзән мөселманнары арасында чаңгы ярышы узган

Узган ялларда Пенза өлкәсендәге татар авылы Урта Әләзәннең мәхәлләре үзара чаңгыда узышкан.

Ярыш Россиядәге “Гаилә елы” һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Мөселман гаиләсе елы” уңаеннан оештырылган.

Чараны Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярдәме белән аның составындагы “Кәшшаф белән Зөләйха” мәчете үткәргән, моның өчен махсус кубоклар да эшләткәннәр.

Узышларда 5 мәхәлләдән 4әр кеше катнашкан. Чаңгычылар өчен туганнары, авылдашлары җан аткан, 4 чакрым араны беренче килергә көч биреп торган.
Нәтиҗәдә, оештыручы мәхәллә мөселманнары I урынны яулаган.

Мондый башлангычны хуплап, Пенза өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Ислам Дашкин: “Спорт тизлек, тәвәккәллек, көч һәм көрәш сыйфатларын үстерә. Болар сәламәтлекне һәм күтәренке кәефне саклау белән бергә, Аллаһы Тәгалә юлында игелекле эшләр башкару өчен дә кирәк”, – диде.

Моннан соң әлеге чаңгы узышын ел саен үткәрергә килешкәннәр.

Чыганак: Мәскәү Диния-Нәзарәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*