tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урта Әләзәндә милләттәшләребез Гает намазына җыелды
Урта Әләзәндә милләттәшләребез Гает намазына җыелды

Урта Әләзәндә милләттәшләребез Гает намазына җыелды

2 май көнне мөселман дөньясы Ураза Гаетен билгеләп үтә. Бу көнне Урта Әләзән авылында милләттәшләребез Гает намазына җыелды.

Бәйрәмгә Әләзән халкы, Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан шәһәр -авылларның имамнары, мөселман кардәшләребез чакырулы иде.

Городище районы мөхтәсибәте оештырган әлеге чара дин әһелләре сөйләгән вәгазьләр, чыгышлар белән үрелеп барды. Имамнар Гает бәйрәменә килгән халыкка үз үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Гает намазын «Әнәс ибн Мәлик» мәчете имамы Рафыйк хәзрәт Янгуразов укыды. Намазны халык мәчетләрдән тыш, авыл янындагы мәйданда да укыды.

Пенза өлкәсендә мөхтәсибәт тарафыннан дини бәйрәмнәр зурлап үткәрелә. Рамазан аенда ифтар ашлары узган. Ураза Гаете дә – халыкны берләштерүче һәм дин нуры таратучы чараларның берсе. Изге бәйрәмгә Урта Әләзән авылына 3 меңләп кеше килгән.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*