tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Урыссуда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак
Урыссуда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Урыссуда хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе узачак

Бу атнаның якшәмбесендә, шәүвәл аеның 24нче көнендә, Ютазы районы Урыссу бистәсендә хатын-кызлар арасында “Халисә” IV Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесе үткәреләчәк. Конкурс Татарстан мөфтияте, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казыяте, Ютазы мөхтәсибәте тарафыннан Ютазы районы хакимияте һәм Мәрданшиннар гаиләсе ярдәме белән оештырыла. Конкурска гаризалар кабул ителү быелның 30нчы мартында төгәлләнгән иде.

Бәйге 2 этапта баллар белән бәяләү системасы буенча узачак: баштан 13 майда сайлап алу туры булачак, аннан 14 майда төп тур көтелә. Финал турына һәр номинациядә иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән 7шәр мөслимә узачак. Шулай итеп 12 хатын-кыз җиңүче булачак.

Коръән бәйгесендә Россиянең төрле төбәкләреннән – хәтта Мәскәүдән, ерак Себер шәһәрләреннән – барлыгы 80 хатын-кыз үзенең катнашу теләген белдергән. Алар барысы да сайлап алу турына чакырулы. Иң күп гариза бирүчеләр – Татарстаннан. Иң яшь катнашучыга – 7, иң олысына – 50 яшь.

Катнашучылар үз белемнәрен дүрт номинациядә күрсәтә алачак:

1. Коръәннең 3 (28, 29, 30) җүзен яттан белү.

2. Коръәннең 5 (26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

3. Коръәннең 7 (24, 25, 26, 27, 28, 29, 30) җүзен яттан белү.

4. Коръәнне тулысынча яттан белү.

Моннан тыш, катнашучылардан мәхраҗ һәм тәҗвид кагыйдәләрен; шулай ук Коръәнне дөрес һәм матур итеп укый белү таләп ителә.

“Коръәнне тулысы белән яттан белү (хифз)” номинациясендә җиңү яулаучы хатын-кыз гомрәгә юллама белән бүләкләнәчәк. Башка җиңүчеләргә: 7 җүзне яттан белү номинациясендә беренче урын алучыга – 50 мең, 5 җүзне иң яхшы белүчегә – ноутбук, 3 җүздә җиңү яулаучыга – 30 мең күләмендә акчалата бүләк тапшыру каралган. Урыннар яулаган барлык конкурсантларны бүләкләү ниятләнә.

Конкурсны район Мәдәният йортында тантаналы рәвештә ачу һәм Казаннан килгән мәртәбәле жюри (Кәүкәб әл-Асри, Әлфия Зиннәтуллина, Лена Закирова, Фирүзә Абдуллаева) бәяләвендә үткәрү көтелә.

Коръән бәйгесе иң төп оештыручыларның берсе – Татартанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе, Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Марат хәзрәт Мәрданшинның әнисе хөрмәтенә “Халисә” дип исемләнгән. Ул һәр елны үткәрелә. Беренче бәйге 2020нче елның 25нче гыйнварында үткәрелгән иде. Конкурсны оештыруда Халисә апаның 5 баласы җиң сызганып катнаша һәм үз өлешен кертә.

Коръән бәйгесендә катнашучыларны Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, көньяк-көнчыгыш төбәге мөхтәсибләре, район җитәкчелеге сәламләячәк.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*