tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта
“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

“Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан делегациясе Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Бүген, 11 май, Казан-Болгар сәяхәтенә килгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан делегациясе үзләренең юлларын Бөтендөнья татар конгрессыннан башлап җибәрде. Башкортстан Республикасының 14 район һәм 4 шәһәреннән барысы 42 катнашучы килгән. Оештыручы – “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан бүлеге җитәкчесе, Люция Вафина.

“Ак калфак” делегациясен Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров  һәм “Ак Калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова сәламләде. Катнашучыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Чара Башкортстан татарларының рухи һәм мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү,  татар һәм башкорт халыклары арасында күп гасырлык дуслыкны пропагандалау максатларында үткәрелә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*