tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдрәүф Зәбировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы дөнья күрде
Габдрәүф Зәбировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы дөнья күрде

Габдрәүф Зәбировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы дөнья күрде

Бүген журналистларга Казанның «Миргазиян» мәчете имам-хатыйбы Габдрәүф Зәбировның «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы тәкъдим ителде.

Татар телендә язылган 800гә якын битле китап Коръәндә искә алынган 25 пәйгамбәрнең тормышындагы хикмәтле һәм гыйбрәтле вакыйгаларны үз эченә алган. Басма мәдрәсәләрдә укучыларга, югары уку йортларында ислам динен өйрәнүче студентларга, аларның мөгаллимнәренә ярдәмлек буларак тәкъдим ителде.

«Мин 33 ел шәкертләргә белем бирәм. Шул гомер эчендә пәйгамбәрләр тормышы турында шактый күп мәгълүмат тупланды. Аны бер системага китереп, дусларыбызның финанс ярдәме белән китап итеп бастырдык. Тиражы 1000 данә. Без аны сатмыйбыз – дини уку йортларына, мәчетләрдә шәкертләр укыткан имамнарга бүләк итеп бирәбез», – диде Габдрәүф Зәбиров «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы Татарстан мәдрәсәләрендә, дини югары уку йортларында кулланылачагын әйтте. «Тарих дәреслекләрендә ислам VII гасырда барлыкка килгән, дип язылган. Чынлыкта, динебез күпкә иртәрәк барлыкка килә, ә бу чорда ул киң тарала. Пәйгамбәрләр тарихы аша динебез тарихын өйрәнә алабыз. Бу китап әхлак дәресләре укыту өчен дә бик мөһим», – диде Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы татар халкының белемен арттыру өчен хезмәт итәчәген белдерде. «Татар тарихын пәйгамбәрләр тарихын өйрәнүдән башлап җибәрергә кирәк, чөнки безнең милләт инкыйлабка кадәр мөселман милләте булган. Без бөек ислам цивилизациясенә карыйбыз. Бу китап тагын бер кат шуны раслый. Ата-бабаларыбыз дини-фәлсәфи тәгълиматны үстерүгә зур өлеш керткән. Хәзер без бабаларыбыз сайлаган туры юлга бастык», – диде Дамир Исхаков.

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Алтын Урда һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев татарларның борынгыдан дин һәм пәйгамбәрләр тарихы белән кызыксынганын, Алтын Урда чорында пәйгамбәрләр турында китаплар чыкканын әйтте. «Габдрәүф хәзрәтнең «Пәйгамбәрләр тарихы» китабы язылуын җәмәгатьчелек белде. Аны күпләр зарыгып көтеп алды. Китапны Татарстанда, Башкортстанда һәм башка төбәкләрдә сораучылар күп. Бу басма өчен 1000 данә аз. Иганәчеләр табылып, кимендә 10 мең данә белән яңадан бастырырлар, дип ышанам», – диде Илнур Миргалиев.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*