tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Уйна, гармун!»
«Уйна, гармун!»

«Уйна, гармун!»

29 майда «Спартак» халык иҗаты йортында «Уйна, гармун!» фестиваль-конкурсы булып узды. Фестиваль-конкурста Сарапул, Ижау шәһәрләреннән, Кияс, Балезино районнарыннан, Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш, Биектау районнарыннан, Башкортстан Республикасының Краснокама районыннан 7 ансамбль, 28 аерым башкаручы катнашты. Әлеге бәйгене Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырды.

Татар булган җирдә моң бар

Бу көнне «Спартак» халык иҗаты йортының барлык почмакларында гармун, баян, аккордеон тавышлары яңгырады. Әлеге моң бинага сыймыйча урамнарга агылды. Олысы-кечесе Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат ага Кәримов истәлегенә оештырылган күргәзмә янында кайнашты. Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арс­ланов үзенең гармуннардан торган шәхси коллекциясен тәкъдим итте. Залда бәйге кызганнан-кызды. Катнашучыларга бәяне якташыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, дирижер, укытучы Сәгыйть Хәбибуллин, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Нурулла Хуҗагалиев, Илгизәр Шакиров бирде. Инде икенче ел бәйгегә Казан шәһәреннән Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Мөхетдинов җи­тәкчелегендәге «Татар гармуннары» ансамбле килүе зур дәрәҗә өсти. Аларга барлык тамашачы сокланып карады. Сәхнәдә ике дистәдән артык гармунчы бергәләп халкыбызның яраткан көйләрен уйнадылар. Актаныш районыннан килгән «Баламишкин» гармунчылар ансамбле дә шаккатырды. Үзебезнекеләр дә калышмады. Хәтта хатын-кызлар да менде сәхнәгә! Падерадан Раидә Касимова гармунда уйнап, таң калдырды. Агымдагы елда Раидә ханым балалар ансамбле дә оештырган. Башкортстаннан килгән 11 кешелек «Туганнар» ансамблендә бары тик туганнар гына! Һәм барысы да гармунда уйный! Фоат ага Кәримовның улы Валера Кәри­мов җитәкчелегендәге «Авокадо» төркеме аккордеонда уйнаучы Василина Абалтусова белән чыгыш ясады. Түбән Кама районыннан кил­гән Исламия Минәҗеваны инде виртуоз баянчы дип атарга була. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә профессиональ белем алучы егет­ләребез Рөстәм Егоров, Айдар Абашевлар өчен барыбыз да сөендек. Егетләрнең талантлары көннән-көн үсә.
Гала-концерт шатлыклы мизгел­ләр белән башланып китте. Бөтен­дөнья татар конгрессы тарафыннан бирелгән тальян гармуннар Балезино районы Кистем авылы «Халык моңнары» халык инструменталь ансамбленә, Сарапул шәһәренең «Мирас» ансамбленә, «Спартак» халык иҗаты йортында шөгыльләнүче «Шатлык», «Бәхет», «Рәйхан» ансамбльләренең гармунчысы Илгизәр Шакировка бирелде.
Сәгыйть ага Хәбибуллин үзе­нең яшьлеген искә төшереп, ха­ти­рәләре белән уртаклашты. «Мин «Спартак»та кинолар карап, биюләргә йөреп үсеп, чыныккан кеше. Нәкъ биредә шөгыльләнеп, музыка дөньясына кереп киттем. Бинага килеп кергәч, шул мизгелләр искә төште. Фестиваль-конкурс бик матур үтте. Киләчәктә сезгә әлеге бәйгене Халыкара дәрәҗәләрдә үткәрергә язсын!» – диде ул. Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгының милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Александр Корепанов конкурста катнашучыларга уңышлар теләде. Концерт җыр-бию, балалар чыгышлары белән үрелеп барды.
Фестиваль-конкурсны оештыручыларга тамашачылар да, бәйгегә катнашучылар да зур рәхмәт бел­дерделәр. Казан шәһәреннән Ринат Мөхетдинов: «Әлеге фестиваль-конкурсны оештыруда бик күп кешеләрнең көче ята. Бирегә килергә чакыру алганнан соң, без сезнең белән гел элемтәдә тордык. Безгә Ижау шәһәренә килергә булышканыгыз, минем ансамбльдәге өлкән кешеләрнең күңелен күргән өчен зур рәхмәт сезгә!» – диде. Чара тәмамлангач та, тамашачылар: «Бу кадәр күп гармунчыларны күргәнебез юк иде, җырга-моңга уралдык бүген», – диделәр.
Әлеге чараны оештырырга булышкан, күп еллар халкыбызга хезмәт иткән ансамбльләргә гармуннар бүләк иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессына, «Спартак» халык иҗаты йорты коллективына, «Афәрин», «Асылъ­яр» (Ижау), «Татар гармуннары» (Казан), «Мирас» (Сарапул), «Халык моңнары» (Кистем), «Чулпан» (Кияс) ансамбльләренә, Зөлфәт Арсланов, Радик Галимов, Айдар Абашев, Ильяс Бәдертдинов, Рөстәм Егоровка, жюри әгъзаларына, волонтерларга зур рәхмәт!

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*