tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (Пресс-релиз)
V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены  (Пресс-релиз)

V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (Пресс-релиз)

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 2016 елның 16-18 март көннәрендә V Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын уздыра. Быел әлеге җыенга Россия Федерациясенең 36 регионыннан, шулай ук Татарстаннан 660 тан артык кече бизнес вәкилләре һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты   Рөстәм Миңнеханов катнашуы да көтелә.

Беренче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены 2012 елда узды. Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган мөһим проблемалар турында фикер алышулар булган иде. Вакыт җыенда күтәрелгән сорауларның бүген дә актуаль икәнен күрсәтә һәм алар даими игътибарны таләп итә.

Быелгы җыенның программасында түбәндәге чаралар каралган:

16 март көнне эшмәкәрләр өчен Игенчелек (игенчелек, яшелчәчелек, бакчачылык), Терлекчелек (терлекчелек, кошчылык) һәм Һөнәрчелек (һөнәрчелек, умартачылык, балыкчылык) буенча секцияләр утырышы узачак. Шулай ук бу көнне килгән кунаклар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Г.Шәйхинең “Сыналганнар сынатмый” китабының тәкъдир итү кичәсен дә карыячаклар.

17 март көнне авыл эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районына  юл тотачаклар. Монда алар райондагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылының комлекслы үсеше белән танышачаклар. Шулай ук бу сәфәр җирле эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышырга һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен дә ярдәм итәчәк.

18 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында РФ төбәкләрендә  җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Президенты   Рөстәм Миңнеханов катнашында җыенның пленар утырышы узачак.

Җыенда катнашучылар өчен  мәдәни программа да каралган: К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында И.Мәхмүтованың “Күрәсем килгән иде…”   спектаклен карау  булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*