tatruen
Баш бит / Яңалыклар / В.Г. Шәйхразыевның 1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы
В.Г. Шәйхразыевның 1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

В.Г. Шәйхразыевның 1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме уңаеннан котлавы

Кадерле дуслар, хөрмәтле милләттәшләр!
Барыгызны да чын күңелдән 1 Май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм. Май аенда яз фасылының бөтен матурлыгы ачыла дисәк, ялгыш булмас. Ак чәчәккә төренгән шомырт, чия-алмагачларның киләчәккә өмет уятуы – үзе бер могҗиза. Әлбәттә, шушы матурлыкны күрер өчен, армый-талмый хезмәт итәргә дә кирәк. Һәр заманда да хезмәт кешесе кадерле булды. Хәзерге вәзгыятьтә без моны аеруча да сизәбез.
Без нинди генә һөнәр иясе булсак та, илебез хакына тырышып хезмәт итеп, кулыбыздан килгәнчә, якты киләчәгебез өчен үз өлешебезне кертсәк иде.
Яз һәм хезмәт бәйрәме белән!

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының
Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*