tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерты җиңүчеләре билгеле булды
Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерты җиңүчеләре билгеле булды

Ваһапов фестиваленең ХVII Гала-концерты җиңүчеләре билгеле булды

17нче май кичендә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узган ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсы гала-концерты җиңүчеләре билгеләнде. Барлыгы 112 гариза кабул ителгән иде. Фестивальнең Гран-приена яшь җырчы, Татарстан Дәүләт Камера хоры Алмас Хөсәенов лаек булды.

Яшь башкаручылар конкурсында III урынга лаек булдылар:

  • “Камера-концерт җырын башкару” номинациясе буенча:
  • Ренат Инсапов (Оренбург дәүләт сәнгать институты);
  • Салават Шәфыйков (Татарстан Дәүләт Камера хоры);
  • Гөлназ Мулләхмәтова (Казан дәүләт мәдәният институты);
  • Руслан Габбасов (Казан Дәүләт консерваториясе). ⠀

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 3нче урынга лаек булды:

  • Камилла Алиәскәрова (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты). ⠀

“Халыкчан башкару” номинациясе буенча 3нче урынны яуладылар:

  • Энҗе Әхмәтҗанова (Казан музыка көллияте);
  • Айзилә Вахитова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте);
  • Айнур Исламов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан);
  • Илдар Сафин (Казан дәүләт мәдәният институты);
  • Әнис Шакиров (Арча педагогика көллияте). ⠀

“Эстрада җыры” номинациясе буенча 3нче урынга лаек булды:

  • Азалия Яфясова (7нче балалар сәнгать мәктәбе, Яр Чаллы). ⠀

“Инструменталь башкару” номинациясе буенча:

  • Рамазан Гыйниятов;
  • Илназ Дудкин;
  • Рәнис Галимҗанов (Казан Дәүләт консерваториясе).

“Вокаль ансамбль” номинациясендә 3нче урынны яуладылар:

  • “Караш” төркеме (Казан шәһәре);
  • “Йолдыз” ансамбле (Екатеринбург).

Рәшит Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында II урынга лаек булдылар: ⠀

“Камера-концерт җырын башкару” номинациясе буенча:

  • Илдар Рәхимов (Казан Дәүләт консерваториясе);
  • Алмас Сирусин (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан). ⠀

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 2нче урынга лаек булды:

  • Павел Шевнин (Казан Дәүләт консерваториясе). ⠀

“Халыкчан башкару” номинациясе буенча 2нче урынны яуладылар:

  • Нәфис Нигамаев (Нефтекама дәүләт филармониясе, Башкортостан);
  • Тимур Рамазанов (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан).

“Эстрада җыры” номинациясе буенча 2нче урынга лаек булды:

  • Әлфия Нигъмәтуллина (Башкорт дәүләт филармониясе). ⠀

“Инструменталь башкару”- 2нче урын:

  • Рауль Камалов (Казан Дәүләт консерваториясенең Урта махсус музыка мәктәбе);
  • Айбулат Гиләҗетдинов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан). ⠀

“Вокаль ансамбль” номинациясендә 2нче урынны яуладылар:

  • Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов (Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды);
  • Инсаф Ганибаев, Миләүшә Ногманова (Казан музыка көллияте). ⠀

“Камера-концерт җырын башкару” номинациясендә беренче урынга лаек булдылар:

  • Диләрә Төхвәтуллина (Н.Г.Жиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе);
  • Эрнест Сөләйманов (П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Дәүләт консерваториясе). ⠀

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 1нче урынга лаек булды:

  • Аршак Алтунян (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты).

“Халыкчан башкару” номинациясе буенча 1нче урын:

  • Татьяна Ефремова (Казан дәүләт мәдәният институты);
  • Линар Шәймөхәммәтов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).

“Эстрада җыры” номинациясе буенча профессионаллар арасында 1нче урын бирелмәде.

“Инструменталь башкару” – 1нче урын:

  • Айнур Моратов (Казан дәүләт мәдәният институты).

“Вокаль ансамбль” номинациясе, 1нче урын –

  • «Алабуга» җыр һәм бию ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте).

«Башкорт халык җырларын иң яхшы башкаручы» номинациясе буенча 1нче урынга лаек булды:

  • Динар Гобәйдуллин (Сибай шәһәре, Башкортостан).

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*