tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ваһапов фестиваленең яңа сезонында яшь башкаручылар бәйгесе булачак
Ваһапов фестиваленең яңа сезонында яшь башкаручылар бәйгесе булачак

Ваһапов фестиваленең яңа сезонында яшь башкаручылар бәйгесе булачак

Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль быел унтугызынчы сезонын башлап җибәрә. Конкурс исә унберенче тапкыр уздырыла. Журналистлар белән очрашуда фонд директоры, продюсер Рифат Фәттахов яңа сезонның яңалыклары белән таныштырды.

«Бу сезон шуның белән үзенчәлекле: быел яшь башкаручылар конкурсы да булачак. Шулай ук, фестиваль ноябрьдә башланачак. Гадәттә 1 гыйнвардан соң үткәрә башлый идек. Гыйнварда үткәрә башлагач, эшен апрельләрдә генә бетерә идек. 15 майда безнең гала-концерт булачак. Шулай булгач вакыт бик аз кала. Май башы бик катлаулы вакыт, бәйрәмнәр. Шуңа күрә нәтиҗәләрне алданрак чыгарып, концертка яхшылап әзерләнер өчен, конкурсны иртәрәк башлыйбыз», – диде Рифат Фәттахов.

Продюсер конкурсның нигә ике елга бер генә үтүен дә аңлатты.

«Башта ел саен үткәрә идек. Ләкин җырчы – ул «штуклы товар». Бер ел эчендә өр-яңа җырчылар формалаштыру бик авыр. Шул ук җырчылар килә. Ел саен үткәрү максатка туры килеп бетми», – диде Рифат Фәттахов.

Ваһапов конкурсы «Академ вокал», «Халыкчан башкару», «Эстрада җыры», «Вокаль ансамбль», «Инструменталь башкару» номинацияләрендә үткәрелә. Гала-концерт 15 майда Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узар дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*