Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Вахит Имамовның яңа китабы чыкты
Вахит Имамовның яңа китабы чыкты

Вахит Имамовның яңа китабы чыкты

Татарстан китап нәшриятында танылган язучы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Вахит Имамовның «Карабәк» һәм «Каенсар» исемле ике романы кергән китабы чыкты.

Язучы үзенең социаль  челтәрдәге битенә: «Бүген иртән генә кулыма менә шушы яңа китапның автор данәләрен тапшырдылар. Берьюлы ике роман. «Карабәк» атлысы тарихи роман, Болгар әмирлеге, Алтын Урда каһанлыгының 1350-1419 елларда кичергән фаҗигаләре турында. «Каенсар» – татар халкы, татар авылларының 1917 елдан соң кичергән газаплы тормышы һәм карак җитәкчеләрнең авылларны юкка чыгаруы турында. Чәй эчкәндә укыла торган, күңел ачкыч әсәрләр түгел. Хакыйкать. Татарстан китап нәшриятына чиксез рәхмәт!» – дип язып куйган.

http://www.sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*