tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачу чарасында катнашты
Васил Шәйхразиев репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачу чарасында катнашты

Васил Шәйхразиев репрессия корбаннары булган татарларга һәйкәл ачу чарасында катнашты

Бүген, 24 июль көнне Леваш мемориаль зиратында Ленинград шәһәре һәм өлкә төрмәләрендә 1937 елның сентябрь – 1954-1955 еллар аралыгында гомерләре өзелгән татарлар истәлегенә һәйкәл ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.

Һәйкәл куюның инициаторы Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар оешмасы, меценат Шамил Акбулатов. Һәйкәлнең авторлары- Виталий Кузнецов һәм Лариса Кузнецова.

Белешмә өчен:

“Левашовская пустошь” мемориаль зиратында 1937 елдан алып 1954-1955 еллар аралыгындагы репрессия корбаннары җирләнгән. СССР Дәүләт иминлеге комитетының яшерен объекты булган әлеге урын 1989 елның апрель аенда В.Т. Муравский җитәкчелегендәге “Мемориал” җәмгыятенең эзтабарлар төркеме тарафыннан табыла. 1992 елдан башлап биредә милли кардәшлекләр һәм җәмгыятьләр тарафыннан үз милләттәшләре истәлегенә күмәк һәйкәлләр куела башлый. 1996 елда Санкт-Петербург мэры шушы территориядә сәяси репрессия корбаннары истәлегенә “Левашовская пустошь” мемориалын оештыру турындагы боерыгын имзалый. 2015 елдан башлап “Левашовская пустошь” мемориаль зираты региональ әһәмияттәге мәдәни мирас объектлары реестрына кертелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*