tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмән өлкәсенең Турай авылында район Сабан туе үтте
Төмән өлкәсенең Турай авылында район Сабан туе үтте

Төмән өлкәсенең Турай авылында район Сабан туе үтте

20 нче июль көнне Турай авылы янындагы яланлыкта Төмән районы Сабан туе гөрләде. Ул район татар-милли мәдәни автономиясе җитәкчелегендә район хакимияте, “Тюменьагромаш” оешмасы (җитәкчесе Раиф Мухаметзянов), “Винзили керамзит гравий заводы” (Риволь Саммасов), “ТюменьТрансСтрой” (Флорид Самкаев), “Ипотека-торак кредитлау агентлыгы” (Рөстәм Самкаев), “АрктикПромИзыскания” (Реваль Хөснетдинов) оешмаларының матди ярдәме белән үткәрелде. Бәйрәмдә Индрәй, Боровский, Ямбай, Каскара, Муллаш, Червишево, Шыкча авыл хакимиятләреннән делегатлар катнашып, үзара җыр-бию, милли ризыклар әзерләү, гореф-гадәтләрен саклау кебек бәйгеләрдә ярышып, Сабантуйның йөзек кашы булган көрәш, ат чабышы, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, колгага менү кебек ярышларда үзләренең көчләрен, осталыкларын, өлгер-җитезлекләрен күрсәттеләр.

Бәйрәм, татар халкына хас булган гадәт буенча, Коръән сүзләре белән башланды. Аннары котлау сүзләре белән район хакимият башлыгы Светлана Иванова, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Сергей Ефимчик, район Думасы рәисе Валентин Клименко, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин, район автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин чыгыш ясадылар, районда фидакарь хезмәт итүчеләргә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Аннары хөрмәтле кунаклар жюри әгъзалары белән бергә “Милли йорт”ларда булып хуҗалык, аш-су, кул эшләре, йолалар белән таныштылар. Ә зур сәхнәдә җыр-биюгә осталар ярыштылар, мәйданчыкларда төрле бәйге-узышлар барды, балалар төрле уеннарда катнаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр, дипломнар тапшырылды. Сабантуй кунаклары сәүдә нокталарында шашлык, пылау сатып алып, сыйландылар, күңелле ял итеп, матур җырлар тыңлап, биеп ял иттеләр, киләсе Сабантуйларга кадәр дәрт, илһам, рухи байлык алдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*