tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев белән очрашты
Васил Шәйхразиев Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев белән очрашты

Васил Шәйхразиев Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев белән очрашты

Бу көннәрдә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Венгриядә, Будапешт шәһәрендә, “Ауропа татарлары альянсы” Ауропа берлеге илләренең татарлар халыкара оешмасының 5-еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда катнаша.

Бүген алдагы көндә башланып киткән “Ауропа татарлары альянсы кешелек үлчәнешендә: биш ел бергә” конференциясенең дәвамы булды.  Конференция төгәлләнгәннән соң  Васил Шәйхразиев, «Ауропа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясе рәисе Флүр Шәрипов һәм Татарстаннан килгән делегация Россиянең Венгриядәге илчесе Владимир Сергеев һәм Венгриядәге Россия мәгариф һәм мәдәният директоры Валерий Платонов белән очрашты.

Очрашуда В.Н.Сергеев Россия-Венгрия арасындагы хезмәттәшлек турында сөйләде.

Васил Шәйхразиев ике ил арасындагы багланышлар, Татарстанның икьтисади-сәүдә элемтәләре, инвестицион мөмкинлекләр, Милли Шура эшчәнлеге турында мәгьлүмат бирде. Ахырдан Владимир Сергеев һәм Валерий Платоновка истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*