tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе дин әһелләре белән аралашты
Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе дин әһелләре белән аралашты

Васил Шәйхразиев Ульяновск өлкәсе дин әһелләре белән аралашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразиев Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районына кылган эш сәфәре кысаларында төбәктә эшләп килүче мәчетләрнең имамнары белән очрашты.

Васил Шәйхразиев буыннар арасындагы дәвамлылыкның әһәмиятенә басым ясап, дин әһелләренең җәмгыятебездә зур урын тотуын, аларның да туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауга, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертергә тиешлеген әйтте, конгрессның эшчәнлеге, бигрәк тә дин әһелләре белән алып барган чараларына турында мәгълүмат бирде. Имамнарны татар дин әһелләре форумында катнашырга чакырды, форумның программасы белән таныштырды. Дин әһелләренең сорауларына җаваплар бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*