tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда
Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда

Васил Шәйхразиев – Үзбәкстанда

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев бүген эшлекле сәфәр белән Үзбәкстанда. Бохара аэропортында аны Бохара шәһәре хакиме урынбасары Камол Давронов каршы алды.

Васил Шәйхразиевның көн тәртибендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган түгәрәк өстәлдә катнашу. Шулай ук татар галиме һәм мәгърифәтче хөрмәтенә мемориаль такта ачу да Милли Шура рәисе катнашында узачак.

Үзбәкстанга визит барышында Васил Шәйхразиев татар эшмәкәрләре Ассоциациясе вәкилләре белән дә очрашырга җыена. Бу чараларны оештыруда Татарстан республикасының Үзбәкстандагы вәкиллеге, Бохара өлкәсенең татар-башкорт милли мәдәни үзәге актив катнаша.

Ш. Мәрҗанины зурлау чаралары  21-23 февраль көннәрендә Бохарадагы Зиерат-туризм буенча беренче халыкара форум кысаларында уза.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*