tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда булды
Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда булды

Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда булды

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашты.

Нурлан Тельман улы Уранхаев Татарстан кунакларын сәламләп, аларны Казахстан җирендә  күрүенә бик шат булуын белдерде. Васил Гаязович исә Казахстан  белән Татарстан Республикалары арасында төрле өлкәләрдә тыгыз элемтә гел сакланып килә диде.

Шулай ук 10 сентябрьда узачак Сабантуй турында да фикер алыштылар:

– Сабантуйны югары дәрәҗәдә үткәрербез диеп ышанабыз. Киләчәктә дә ике Республика арасындагы элемтәләр ныклы булсын иде.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 22-25 август көннәрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Казахстан Республикасында булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*