tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда
Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда

Васил Шәйхразыев Абай өлкәсе Акимы белән очрашуда

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казахстан Республикасында эш сәфәре вакытында Абай өлкәсе Акимы Нурлан Тельман улы Уранхаев белән очрашты. Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та катнашты.

Нурлан Тельман улы Уранхаев Татарстан кунакларын сәламләп, аларны Казахстан җирендә күрүенә бик шат булуын белдерде. Васил Гаязович исә Казахстан  белән Татарстан Республикалары арасында төрле өлкәләрдә тыгыз элемтә гел сакланып килә диде.

10 сентябрьда Казахстан Республикасы Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында   I  Иртыш буе Халыкара Сабантуе узачак. Васил Шәйхразыев бәйрәмгә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә диде.

-I  Иртыш буе Халыкара Сабантуе тарихи урында үткәрелә. Чөнки Иртыш елгасы электән Казахстан, Россия һәм Кытайны тоташтырган мөһим сәүдә юлы булып тора.

Татарстан Республикасыннан бәйрәмне үткәрү өчен җаваплы итеп Актаныш муниципаль районы беркетелде. Сәмәй шәһәренең “Бейбитшилик” утравында  татар утарын урнаштырып, татар халкының ничек тормыш иткәне күрсәтеләчәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*