tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Алтай-Евразия йөрәге” истәлекле билгесендә булды
Васил Шәйхразыев “Алтай-Евразия йөрәге” истәлекле билгесендә булды

Васил Шәйхразыев “Алтай-Евразия йөрәге” истәлекле билгесендә булды

Бүген, эш сәфәре вакытында, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Алтай Республикасы Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ( эчке сәясәт мәсьәләләре буенча) Эжер Ялбаков белән бергә “Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесендә булды.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Алтайга кадәр татар токымлы ат чабышы уздыра. Ул 24 июльдә Казан ипподромыннан башланды һәм 30 августта, Республика көнендә, Алтайның Катуни елгасы ярында истәлекле билге янында тәмамланачак. Нәкъ менә шушы урында безнең катнашучыларны  каршы алачаклар.

“Алтай – Евразия йөрәге” истәлекле билгесе, Татарстан Республикасы исеменнән Алтай Республикасына керү чигендә Чүй тракты янындагы мәйданчыкта урнаштырылган. Истәлекле билге  Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәймиев инициативасы белән куелды, финанс ярдәмен “Татэнерго” ААҖ, “Зенит” банкы һәм шәхси затлар башкарды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*